«Китап йорты сезгә танышмы?»: экскурсия (6+)

4 апрельдә 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Китап йорты сезгә танышмы?» дигән экскурсия уздырды.

Китапханәче балаларга «Китапханә» сүзенең нәрсә аңлатуы, китапханәләр кайчан барлыкка килүе, кешеләр кәгазь ясарга өйрәнгәнче китапларның нинди булуы, борынгы бабаларыбызның нинди материалга язуы турында сөйләде. Укучылар китапханә бүлекләре, аларның атамасы, бер-берсеннән аермасы, китап фонды, укучы формуляры, энциклопедияләр турында белде. Китапханәдә үз-үзеңне дөрес тоту һәм китапларны куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар китапларның киштәләрдә тәртип белән урнаштырылуына игътибар итте. 
Укучылар әкиятләр һәм әкият геройлары турында викторинада актив катнашты. Чара азагында алып баручылар балаларга яңа кызыклы китаплар белән очрашулар теләде һәм Китап йортына – китапханәгә ешрак килергә чакырды. 

Поделиться: